Тэтимол 2015

УКСЫМ, уксын, диал. (Будагов I: 145) үксүн «дикий чеснок (его луковица); луковица вообще» > мар. кч. уксым, чув. уксăм, оксăм ~ себ. (Тумашева 1992: 163) осқом, башк. (БТДҺ: 250) оқсон, осқон, алт. усқум, усқун, шор. оқсум «кыргый сарымсак», хак. ухсум, усхум «суган» < бор. уйг. usqun «сарымсак; суган» < грек. (Бактрия) телендәге оксинос «әче җимеш, әчелек; оксид» сүзеннән; бу сүз төр. eşqun, eskin, uşkun һ.б.ш. яңгырашларда яңадан кергән (к. Christos Tzitzilies: 201); Türk dili, № 432 (1987): 315–336. Рус. усхум «сарымсак» тур. Аникин: 594 (әдәбият күрсәтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья