Тэтимол 2015

УКРА «личинка овода под кожей коров; изъян деловой шкуры (в кожном деле)» > мар. (Исанбаев 1978: 22) укра id. < нуг., каз., к.-калп. оқыра, ком., кырг. оқура id. < чыгт. (к. Будагов I: 144) оқра, уқра «чүлмәк», к. каз. оқра қурды «тире астындагы оя – чүлмәк корты – укра». К. ш. ук чув. ăхра, ыхра, мар. охыра «сарымсак, суган», үзб. (ЎХШЛ: 201) оқрә «эчтәлек, нәрсәнең дә булса эчендәгесе». Каз. (ҚТДС: 260) оқалақ «укра» аерым сүз бугай. Гомумән, ачык түгел.

Рус. угорь (угри) «сипкел; укра» сүзе белән охшашлык – очраклы.

Дерив.: укралы, украла-у «укралы булып китү».



Предыдущая статья            Следующая статья