Тэтимол 2015

УКЛАУ[уқлаw] «скалка» < гом. кыпч. оқлаw (каз., к.-калп. оқтаў) < бор. төрки (ДТС: 369) oqlaγu «йомры», төрле яз. чыганакларда оқлағу, төркм. оқлов, аз. охлов, аз. диал. (АДДЛ: 348) охлуғ «уклау», төр. oklağı, oklava «уклау, цилиндр» ← (чыгт. һ.б.) оқла- «тигез өслектә тәгәрәтү» ← оқ «ук»: ук сабын шомарту һәм төзәйтү өчен аны тип-тигез таш өслектә озак кына тәгәрәткәннәр; чаг. фар. тири-наан (тир «ук», наан «нан камыры») «камыр угы – уклау». Шулай итеп, уклау ← *укла-у «ук ясау» фигыленнән. Räsänen 1969: 360; Мухамедова 1973: 135; ЭСТЯ I: 441–442.



Предыдущая статья            Следующая статья