Тэтимол 2015

УКА «позумент, (Радлов I: 1668) галун; серебряная или (реже) золотая нитка» > чув. ука, ока, мар. ока id., морд. М. ока, рус. окка «алтын әйбер» ~ гом. кыпч. оқа, кырг. оқо «ука» < төр. oka «көмеш тәңкә» < госм. оққа «400 дирһәм һәм шундый авырлыктагы үлчәү берәмлеге (1,282 кг)» < бор. грек. һукка > гар. ‘уққа «тәңкәле таҗ; йөзек кашы» (шуннан ‘ақиқа > тат. ғақыйқа «бәби чәче»). Ока, око үзара якын мәгъ. слав. телләрендә дә киң таралган. Гиганов 1804 (рус. уха – тат. уқа); Радлов I: 998. Алтын яки көмеш тәңкәләрне баш киеменә һ.б. беркетеп тезү тур. «Ногайцы»: 128; Redhouse: 898 һ.б.; Федотов II: 272 (бик ярлы мәгълүмат бирелә).

Дерив.: укалы, укалау «ука белән чигү яисә ука беркетү»; Ука сүзенең махсус җепне дә белдергәнлеге җыр сүзләреннән беленә: Ак ука белән сар׳ ука Күгәрченгә тозакка һ.б.; Укаң коелмас әле мәкалендә уканың тәүдә тәңкәне белдергәнлеге саклана.



Предыдущая статья            Следующая статья