Тэтимол 2015

УК II, после слов, оканчивающихся на переднерядный гласный либо на мягкий согласный – үк – частица «также; тот же; даже; всё-таки; уже; довольно-таки» < гом. төрки оқ һәм (алгы рәт сузыклы сүзләрдән соң) öк id. Бу сүзнең тат. сөйләшләрендә (Чувашстанның мишәр авылы Урмай төбәгендә) ак//әк ~ чув. ах//ех, мар. (Гордеев I: 66) ак//äк, ах//äх, ш. ук каз. ақ//әк варианты бар (бу вариант төрки телләрдә оқ//öк кисәкчәсенең еш кына кушымча кебек кулланылуыннан килеп чыккан).

Кайбер шивә һәм телләрдә – хак., чув. – бу кисәкчә аеруча еш кулланыла, бу хәл кайбер тат. сөйләшләрендә дә очрый (мәс., Казанда 1906 елда авторы күрсәтелмичә нәшер ителгән «Ахыр заман ишаны» китабында).

Тат. сөйләшләрендә (без теркәдек. – Р.Ә.) бу сүзнең ука, укы варианты бар, к. ш. ук к.-балк. оқуна- «ук//үк» (бу тур. ЭСТЯ I: 438–439; ақ//әк, ах//ех варианты искә алынмый). Тат. ук//үк мәгъ. удм. уга, морд. гак//гяк кисәкчәсе кулланыла.

Г. Рамстедт (1935: 446) ук//үк < ок//öк сүзен шул ук мәгъ. кор. -оk, -иk кисәкчәсе белән чагыштыра, ләкин, гомумән, сүзнең чыгышы бик томанлы, чөнки ошбу кисәкчәнең аерым мәгънәләре ифрат күп һәм абстракт характерда.



Предыдущая статья            Следующая статья