Тэтимол 2015

УЙ-У I«делать углубление, выкопать, выдолбить выемку (с округлыми краями)» < гом. төрки (к. Радлов I: 969–970) ой-, төркм. оой- id., ш. ук «уйлану» (!). Төрки телләрдә һәрдаим «төшү» > «уйлау, уйлану», к. Төшен-ү, Үкен-ү. Бу хәл бор. бер модельдән килсә кирәк. Гомумән, бу Уй I – Уй II – Уй-у сүзләре арасында багланышлар һичшиксез бар. Будагов I: 167;ЭСТЯ I: 428–429.

Уй- гадәттән тыш продуктив нигез: уел-у, уеш-у, уйдыр-у (бу сүзнең «уйландыру» мәгънәсе уеңны уйдырып сөйлә тәгъбирендә дә сизелә); исемнәр: уем, уеш; уючы; к. Уел, Уйдык, Уйдым, Уйма, Уймыр; сыйфатлар: (диал.) уйык, башк. уйпат, к. Уяз, Уярла-у . М. Рясянен (Räsänen 1969: 359) рус. ваять сүзен төрки уй- < ой- белән бәйли.

Уй һәм уй- сүзләренең мондый продуктивлыгы күчмәнче халык – бор. төркиләр өчен җир өслеген – рельефны белүнең актуальлеге белән баглы булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья