Тэтимол 2015

УЙНА-У «играть», диал. «плясать» < гом. кыпч., уйг., чыгт., бор. төрки һ.б. ойна- id. < ойун-а-, к. Уен . Чув. выла-, вылля-, выльа- «уйнау» < вăйла-, вăйăла- микән, яисә < *ойла-, *ойула- яки гом. төрки уйна- < ойна- сүзеннән үзгәреп килеп чыкты микән – әйтүе кыен; як. ōiнō-, ōiнjō- «уйнау; сикерү» монг. оi- «тайчыну; янтаеп калу» сүзе белән чагыштырыла (к. Пекарский: 1796–1806). ЭСТЯ I: 435–436; Федотов II: 136–137.

Уйна- продуктив нигез: уйнал-у, уйнаш-у, уйнат-у һ.б., к. Уйнак, Уйнаш.



Предыдущая статья            Следующая статья