Тэтимол 2015

УЙДЫРМА «выдумка» ← уйдыр-у «уйландыру» сүзеннән була ала, к. ш. ук кр.-тат. уйдур- «уйлап чыгару; алдаштырып күндерү», төрки uydur- «туры китерү, җайлау; рифмалаштыру; күндерү» ← бор. төрки (ДТС: 606) ud-, uδ- «җайлашу; иярү, ышану; буйсыну; шигырь чыгару; оештыру». К. ЭСТЯ I: 573–754.

Бу материалдан күренгәнчә; уйдырма сүзе угыз телләреннән (сузык аваз характерын үзгәртмичә) алынган булуы да ихтимал. К. Уй-у II.



Предыдущая статья            Следующая статья