УЙ II(ТТДС I: 452) «поле (на низменности); выбоина; выемка, углубление, глубь» ~ чув. уй, ой «басу» < гом. кыпч., алт., хак., чыгт., уйг., төркм. һ.б. ой, бор. төрки, төркм. оой id. ~ монг. ой «урман» ~ эвенк. һой «сазлык, тундра». Бу сүзнең фигыль коррелянты уй- < гом. төрки ой- «ую» (к. Уй-у ) Räsänen 1969: 358; ЭСТЯ I: 425–428; Федотов II: 269–270. К. Уе, Уел, Уйсу, Уйчы, Уяз. Әйтергә кирәк ки, диал. сөйләмдә уй II нигезеннән ясалган сүзләр күп кенә, мәс., себ. (Тумашева 1992: 224–225) уйас (< уйаз), уйбас, уйық, уйыргақ – барысы да төрле уйсулык, болын төрләрен белдерә, башк. (БТДҺ: 352–353) уйаҙ «ике тау арасы», уйаҙсыу, уйалық, уйамқыр, уйамыр, уйасық, уйгылды (< уйғыллы), уйқаз, уйқыл, уйқылды, уйма, уймақ, уйпа, уйпат (к.), уйсыл, уйтүбән, уйтық, уйыра һ.б. К. ш. ук Уйдым. Күрәсең, һәр төбәктә уй тамырыннан үзләре белгәнчә сүз ясаганнар һәм уйсу урыннарның аерым төрләрен тәгърифләргә омтылганнар. |