Тэтимол 2015

УЕН[уй ы̌н] «игра» < гом. кыпч., алт., хак. ойын, ком., кырг., чыгт., уйг., гом. угыз. ойун < бор. төрки (ДТС: 366 һ.б.) ojun «уен; ярышу; бию, тансы; музыка; көлке» ← иске уйг., як. oj- «уйнау һ.б., сикеренү» ~ монг. ой- «качу». Бу тамыр сүзнең исем коррелянты себ. сөйләшләрендә сакланган: бер күндә балалар ой кылып йатыр икән алтын ашык пилән... (к. Радлов, Образцы… IV: 275). Чув. вăйă «уен» < *уйгы < *ойгы, *өйгу (?) яки М. Рясянен буенча, *öjuγ сүзеннән. Уйын < ойын, ойун үзе *ойғун сүзеннән булса кирәк (ягъни монда -ғун кушымчасы роль уйнаган), к. як. ойуун «(сикеренеп камлаучы) шаман».

Төрки телләрдән тыш ой (< *ойу ?) бор. монг. оǯo, оǯu «үбешү; флирт» сүзе белән чагыштырыла. Уен < ойун сүзенең төрки телләрдәге мәгънәләре көрд. oyin [ойин] сүзендә ачык чагыла: «чират, уендагы йөреш» (чаг. тат. уен кәрт «козырь кәрт»), «җәргәдәге (стройдагы) тәртип; кыяфәт, образ; тамаша; могҗиза; әкәмәт, мәрәкә; шаян, шаяру», к. ш. ук як. ойуу «сикеренү», ойуун «шаман; бөтерчек», тунг. эви- «уйнау», эвин «уйнау» (к. Räsänen 1969: 359) – ләкин бу соңгы чагыштыру фонетик җәһәттән нигезләүгә мохтаҗ. Гомумән, уен сүзенең бор. төп мәгъ. дә аңлашылып бетми. ЭСТЯ I: 435–437; Федотов I: 104–105.

Уен бик продуктив нигез: уенлы, уенлык ; уенчы, уенчак, иске тат. (Гиганов) уйынак, уйнак ; к. Уенчык, Уйна-у (һәм аның дериватлары).

Бор. уй- < ой- фигыленең юн. формалары да булырга тиеш, тик алар хәзергә теркәлмәгән, танылмаган. Ихтимал ки, ой «уен», «фикер» һәм «батынкылык» – барысы да бер тарихи оядандыр, без тик борынгыларның яшәү шартларын, фикер үзенчәлекләрен һ.б. белеп бетермибез.



Предыдущая статья            Следующая статья