Тэтимол 2015

УЕЛ[уйыл] – название тат. народной песни и мотива к нему – Казакстандагы Уйыл елгасы исеменнән. Анда ярминкә уздырыла булган, к. башк. (БҺҺ III: 193) уйыл дебете «тетелмәгән кәҗә мамыгы, дебет», уйыл «киң уйсулук» < *уйгыл (-гыл кушымча) ← уй II (к.). Ихтимал, тат. «Уел» – татар сәүдәгәрләре чыгарган көйдер, чаг. Эрбет көе!

Уел (көе) сүзен «уйлану» дип тә шәрехлиләр (һәм шулай да була ала – этимологик җәһәттән хилафлык юк, әмма конкрет дәлилләр дә юк). Ләкин Уел ярминкәсе Уел (русча Уил дип языла) елгасы исеменнән, елга атамасы исә уй II (к.) сүзеннән булса кирәк. Чаг. ш. ук монг. ойл «гирдап, су өермәсе».

Ниһаять, уйыл сүзе тат. диал. уйылы нигезеннән (яки шуңа параллель каз. нигезеннән) булырга да мөмкин, к. диал. уел (к. югарыда) «түбән җир».



Предыдущая статья            Следующая статья