Тэтимол 2015

УГЫЛ юг., иск. «сын, отрок», в более старом стиле «сын или дочь» без различия: ир угыл «сын», кыз угыл «дочь». Угыл сүзенең тартымлы төрләнештә берлек санда углы диелүе чыгт. теленнән килә (иҗек азагында ). Гом. төрки уғыл < оғыл < оғул «угыл, ул» бор. төрки оғ ~ оқ «нәсел, токым; бала» (к. Ук II ) тамырыннан булса кирәк, ясалышы ачык түгел, к. як. оғо «бәби». Уғыл нигезенең кыскару этаплары ǒwyл > уыл > ул кебек диалекталь сүзләрдә күренә. Чув. ывăл < ыwыл тат. сөйләшләреннән булса кирәк. Räsänen 1969: 358; ЭСТЯ I: 411; Doerfer II: 78–81.

Угыл нигезеннән тат. диал. (ЗДС: 639) уғлақ, улақ (к. ш. ук ылак ) «һәрнинди хайван баласы» һәм углан (к.) сүзләре ясалган. Угыл һәм углан нигезләре тат. телендә һәртөрле фономорфологик модификацияләргә бай: угылчак ~ угланчак, угылчык ~ угланчык. Угыл-ушак, углан-ушақ һ.б., к. Будагов I: 141. Рус. улан, углан тур. Аникин: 580, 582.



Предыдущая статья            Следующая статья