Тэтимол 2015

УГЫЗ I«молозиво» (к. Хайрутдинова 1993: 87–88) ~ диал. (ДС III: 170, ТТДС: 524) убыз, увыз, ывыз, ыwыз, миш. (Будагов I: 162) уwыз, себ. (Тумашева 1992: 163, 254) ōус, уыз, ыуыз, ыуыс ~ башк. ыуыҙ > чув. ăвăс, увăс, ывус, ус (төп чув. ĕнери, ырри, ыра, к. Ашмарин IV: 115) < гом. кыпч. уwыз, уwуз, кырг. ууз, хак. оос << (ДТС: 365) oγuz > уйг. (Радлов I: 1620) уғус id. Бу сүз вариантлылыгы белән аерылып тора: бор. һәм урта төрки телләрдә (чыгт. һ.б.) аγuz > аvuz варианты еш очрый (к. Räsänen 1969: 9), аз., төр. телләрендә ш. ук аγuz, аğız, aaz «угыз» һ.б. (к. ЭСТЯ I: 405–407; Э.В. Севортян чув. вариантларны анализламый). Башк. (БТДҺ: 410) ыуыҙ «яшь, бала, үсеп җитмәгән» варианты уғыз сүзе уғыл белән тамырдаш түгелме икән, дигән фикергә китерә; тув. аа «угыз», аазы «угызы» кызыклы, ләкин бу соңрак килеп чыккан күренештер.

Сүзнең -r (-р) вариантлары исә шулай ук күп төрле: чув. ĕнери < ĕне ырри «инәк (сыер) угызы» (ырриыра сүзенең тартым формасы), ыра (> мар. йыра) исә монг. телендә сакланган (Поппе 1938: 362) uγraq, яз. монг. uγuraγ > хәз. монг. уураг «угыз» белән гомоген (аффикс -аγ, чаг. ш. ук як. урах ~ уосах id.). Кайбер телләрдә (каз., хак., як. һ.б.) бу сүзнең «йомырка сарысы» мәгънәсе дә бар. Безнеңчә, балавыз сүзе дә бал угызы ~ агузы сүзеннән килә. Бор. болг. телендә *йура «май сызыгы» булган, шуннан мар. йыра, рус. диал. юрага, венг. iro «май түбере (май эреткәч, савыт төбендә калган өлеше)» сүзләре килә (к. Фасмер IV: 592). Ихтимал, бу сүз дә угыз сүзе белән баглыдыр.

Бу угыз сүзе белән угыз II арасында багланыш ачык түгел (төрек филологлары һәм тарихчылары монда багланыш юк дип баралар). Һәрхәлдә бор. заманда ук икесе бер төрле – оγuz дип язылган (к. ДТС: 365), икесендә дә бор. күп. кушымчасы -z < -r сакланган. Әмма сүзләрнең тамырлары юраулы.



Предыдущая статья            Следующая статья