Тэтимол 2015

УГРЫНДА иск., кит. «о, об, относительно (чего)» < госм. уғурунда (төр. uğrunda, uğruna, uğurda) ← уғур сүзенең «мөнәсәбәт, багланыш» мәгънәсеннән. Чаг. каз. уғыр «рәт, юнь; урын», төркм. угур «юл» ~ бор. төрки (ДТС: 363) oγraγ, oγruγ «юллар чаты; максат, карар, теләк». Чаг. каз. угыр «рәт, юнь; урын», төркм., төр. uğur, uğru «мәсьәлә; очрак». К. Угра-у, Угыр.

Угрында сүзе хәз. телдә бөтенләй кулланылмый.



Предыдущая статья            Следующая статья