Тэтимол 2015

УГРЫ иск., диал. (Тумашева 1992: 226) ур, уры, ōгур, ōугры, (ТТДС II: 327) уғыр «вор» < куман., иске тат., Котби (Zajączkowski 1961: 114) oγry < гом. көнб. төрки, бор. төрки оғры, уғру ~ башк. (БТДҺ: 247, 352) оғоро, уғры, чув. вăр, вăрă id. ~ кыпч. уwры, уры id. (Федотов I: 109).

Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 412–413) хаклы рәвештә төп вариант уғыр < оғур дип саный, бу сүзнең фигыль коррелянты оғур- > як. уор- «урлау» сүзе дә бар икән. Бу сүзләрнең тамыры *оғ-, яисә, безнеңчә, *о- булырга тиеш (о-ғур, чаг. елгыр, үткер һ.б.ш.), ләкин бу фаразны исбатларга материал җитенкерәми.

Шушы туры линияле фаразлардан тыш, бүтән бер фараз да яшәргә хаклы: угыр < огур икенче бер оғур, уғур «уңайлы очрак» (к. ЭСТЯ I: 564) сүзеннән кире сүз ясалышы буенча пәйда булган: уғур «уңайлы очрак» → уғурла- «очрактан файдалану, урлау» → уғур- «урлау». К. ш. ук Урла-у, Урынтын.



Предыдущая статья            Следующая статья