Тэтимол 2015

УГРА-У иск. (ТТАС III: 294) «встретить на пути», «подвергнуться (беде)» Котби телендә (Zajączkowski 1961: 114) «пытаться, попадать в положение» < чыгт., угыз. уғра- < уғура- id., бор. төрки (ДТС: 363) oγra- «юнәлү; җыелу; җыену» ← угыз., бор. уйг. уғур, оғур (> кр.-тат., ком., к.-балк. оғур, кар. оғыр) «очрак; уңайлы очрак; язмыш; юнәлеш; мач, котылыш» сүзеннән. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 564–565) уғур < оғур нигезен оң «уң» сүзеннән ди, безнеңчә, уқ ~ уғ «юнәлеш» яки «очрау, очрашу, очрату ноктасы» сүзеннән (хәер, монда төрлечә уйларга урын бар).

Угыр < оғур нигезеннән иске тат. угрында (к.) «турында; сәбәбеннән; максатында» бәйлеге ясалган булган. К. Угыр II.

Угра-у, угыр һәм угрында сүзләре иске (XX г. башларына кадәрге) әд. телебездә искеләр теленә пародия, стилизация максатларында гына кулланылган. Ләкин алар башкорт диалектларында хәзер дә кулланыла шикелле (к. БТДҺ: 352).

Дерив.: уграш-у, уграт-у, диал. уғрыл-у «кыенлыкларга очрау».



Предыдущая статья            Следующая статья