Тэтимол 2015

УГЛАП, углаб (Будагов I: 141) «бревно, подпирающее крышу (в глинобитных домах со слабой стеной), центральный опорный столб в треугольнике стропила» – Л. Будагов фикеренчә, бу сүз уык (к.) «тирмә түбәсендәге радиаль шикмәләрнең берсе» сүзеннән, ягъни *уыклау нигезеннән булып чыга. Бу кызыклы фараз өстәмә материалга мохтаҗ. Кызганычка каршы, хәз. телдә углап сүзе кулланылмый һәм аның күрше вә кардәш телләрдәге параллельләре табылмый.

Кайбер русистлар уғлап сүзеннән рус. охлуп, охлупень «углап» сүзен чыгаралар. Әгәр бу дөрес булса, рус сүзе болг. теленнән (қ > х): Болгар осталарының Үзәк Россиядә биналар төзеп кәсеп итүләре билгеле. Ләкин М. Фасмер (III: 176) рус. охлуп сүзенең татарчадан (гомумән төрки телдән) булуын катган кире кага (әмма аның үз этимологиясе дә уңышлы түгел).

Углап сүзе рус. оглобля «тәртә» белән гомоген булса кирәк, к. тув. оглаңай «тәртә»; рус сүзе глоба «озын кәртәлек, озын багана» сүзеннән диелә (Фасмер III: 117–118), ләкин чех. ohlobne нәкъ «углап».



Предыдущая статья            Следующая статья