Тэтимол 2015

УГЛАН тар. «княжич» (эч углан «гвардеец»), диал. (ТТАС III: 294) «отрок; сын» < чыгт., уйг., угыз һ.б. оғлан (> углан варианты рус., каз., к.-калп. телләрендә дә очрый) ← оғыл, оғул (к. Угыл ). Оғлан < оғулан, ләкин бу нигезнең ясалышы ачык түгел: -ан морфемасы сирәк очрый (чаг. ир ирән). Ул, ихтимал, фар. күп. кушымчасы -ан (чаг. яран «ярлар») белән бердәйдер.

Углан < оглан тарихта бик эчтәлекле сүзләрнең берсе, ул төрле вариантларда, төрле илләрдә төрле иҗтимагый мәгънәләргә ия булган, к. Олан, Улан . ЭСТЯ I: 411–412 (тат. сүзе искә алынмый); Аникин: 580, 582.



Предыдущая статья            Следующая статья