Тэтимол 2015

УБЫР «ненасытный оборотень-людоед; дух ненасытности» (к. убырлы «тот, в которого вселился дух ненасытности, обжорства») > удм. убир «убыр, адәмашар, вампир», мар. вувер, мар. диал. увер «убырлы карчык» < гом. кыпч. обыр, обур ~ уйг., угыз. һ.б. обур «убыр, явыз рух, сихерче һ.б.». Элек-электән бу сүз уп-у фигыленнән (аның сыйфат фигыль формасыннан) дип карала; к. чув. вупăр, вопăр «явыз рух, убыр», вупкăн, вопкăн «авыру, чир рухы; убыр» ← вуп- «афәт-бәла китерү (явыз рухлар тур.)» (к. Ашмарин V: 269–273). Мар. опкын «убыр, адәмашар», опкалаш «убырланып ашау» (Идел-Урал төрки телләреннән) сүзе дә бу фаразны раслый. К. ш. ук ЭСТЯ I: 465; Гордеев II: 152–153 (бик тәфсилле); МНМ II: 578.

Убыр сүзе элек-электән рус. упырь (гом. слав. упир һ.б.) сүзе белән чагыштырыла һәм рус сүзе төрки телләрдән (бор. татарчадан) алынган дип карала. Ләкин рус филологлары бу сүзләрнең охшашлыгы очраклы дип карыйлар, к. Фасмер IV: 165; Федотов I: 131–132.

Дерив.: убырлы; убырлан-у «күп ашау».



Предыдущая статья            Следующая статья