Тэтимол 2015

УБА, диал. (Тумашева 1992: 162, 224; ТТДС I: 451) ōбō, убы «(насыпной) холмик; яма, нора», (ДС II: 203) «логово» > удм. (Насибуллин: 142) убо «түтәл», мар. (Исанбаев 1978: 25) вова, воба «баз, өн» һ.б. гом. кыпч., к. кр.-тат. (Будагов I: 107) оба «очлы түбәле һәм әйләнәсе чирек чакрымнан бер чакрымга кадәр булган калкулык – ул аерым урын яисә авыл билгесе булучан» < монг., маньч. һ.б. обо, оба (> каз., к.-калп., к.-балк., кырг. оба, обо, хак. обаа, тув. оваа), бур. обоо, обоон, яз. монг. obuγan һ.б. «уба». Чаг. тибет. огбон «гыйбадәт кылу һәм табыну тавы». Аерым тауларга – убаларга табыну һәм шул тауга гыйбадәтханә ясау киң таралган булган; тау булмаганда ясалма тау ясаганнар. К. Традиционная культура народов Центральной Азии 1986: 74–84; 112–131 (Л.Л. Абаев һәм Е.А. Окладников мәкаләләре).

Уба < оба сүзе төрки һәм күрше телләрдә, гомумән, киң таралган һәм ул күп икенчел мәгънәләргә ия (ЭСТЯ I: 400–401). Э.В. Севортян тат., башк. уба сүзенең «чокыр, баз (бигрәк тә элекке корылма, өй урынындагысы)» сүзен оба тамырыннан аерым, убу (к. Уп-у ) сүзенә нисбәт итмәкче. Безнеңчә, «калкулык, өем» һәм «чокыр, баз» мәгънәләре үзара нисбәтле: өем өяр өчен баз казырга кирәк ич! Монда контаминация бар: карстлы төбәктә (Уфа тирәләрендә) элекке өй урынын (базын) да, көтмәгәндә убылып пәйда булган чокырны да уба диләр.

Угыз төркиләрендә, ш. ук Кырымда, Төньяк Кавказда оба, (төркм.) ообва дип «зимләнкене, ярлауга өн ясап корылган торакны», аннары «тирмәне, тирмәләр төркемен – авылны» һәм хәтта «(тирмәләр тезелеп утырырлык) тигезлекне» дә атыйлар. К. Мухамедова 1973: 134; Dobr. II: 539–540 (ике oba күрсәтелә: 1) «туфрак, таш өеме», 2) «туплам, җәмгыять»).

Уба < убы сүзенә күп топонимистлар Уфа ~ Уфы ~ Өфе елга һәм шәһәр исемен баглыйлар. К. башк. диал. упа, бор. төрки (Малов II: 101) опа «корбанлык урынында ташлар өеме». К. Räsänen 1969: 356. ССТМЯ II: 4; Аникин: 415.



Предыдущая статья            Следующая статья