Тэтимол 2015

ТЫША-У, тоша-у диал. «надевать путы, путать» < гом. кыпч. туша- (> нуг., каз., к.-калп., хак. диал. туса-, хак. туза-, каз. тŏса-), төр. диал. (һ.б. угыз) duša-, doša- id. ← бор. төрки (ДТС: 590) tuš «аел; буын» < *тулч, тулҗ, к. чув. тăлă [тŏлы] < *тул-уғ «тышау». Бу сүз төркиләрдән күрше телләргә дә кергән, к. бур. туша- «тышау, тышаулау». Тат. тыша-у үзе сирәк кулланыла, аның урынына тышаула-у диелә (чаг. бора-у урынына бораула-у ). ЭСТЯ III: 306; Федотов II: 188.



Предыдущая статья            Следующая статья