Тэтимол 2015

ТЫШАУ[т ы̌шаw], диал. тŏшау «путы, оковы» – тыша-у фигыленең исемләшкән формасы (әмма борынгыдан килә, к. бор. төрки tušaγ > куман., чыгт., госм. тушақ, к. Радлов III: 1511). К. ш. ук төркм. душақ ~ тув. дужақ «тышау» һ.б. Бу сүз күрше телләргә дә кергән, к. монг., бор. монг. tušjaa, тушаа «тышау». Тат. диал. тыршау «тышау» икенчел. К. Тыша-у.

Дерив.: тышаулы, тышаула-у, тышаусыз .

Тышау (тастымал) кисү «бик читен эшне хәл итү». Каз. (Будагов I: 396) тусау кесүү «ике судлашучы кеше бий [монда – судья] каршында махсус арканның ике башыннан тотканнар да ныклап тартканнар, шунда бер битараф кеше арканны кайчы белән кискән һәм бәхәс хәл ителгән, бетте дип исәпләнгән. Бу рәвештә бәхәсне хәл итү гадәттә нәүрүз бәйрәмендә башкарылган һәм тышау (татарларда тастымал ) кисү эшен кечкенә малай яки кызчык башкарган. Тастымал кисүчегә бүләк бирелгән.



Предыдущая статья            Следующая статья