Тэтимол 2015

ТЫШ «внешняя сторона, внешность», «сверх, кроме того» < гом. кыпч., алт. тыш (нуг., каз., к.-калп. тыс), госм. дыш ~ иске тат. («Мәҗмугыль-хикәят») таш < уйг., бор. төрки (ДТС: 539), чыгт. таш (> хак. тас), төркм., аз., төр. daš, уйг. дааш id. һ.б. ~ чув. тол (> тул), аз. дал < бор. *талч id. Тунг.-маньч. тулиин, тулги, тулэ һ.б. (күп вариантлар, к. ССТМЯ II: 211) «тыш, тышкы як» сүзе белән дә чагыштыру фонетик җәһәттән нигезләүгә мохтаҗ. Венг. túl «(шуннан) тыш» сүзе тур. да шуны әйтергә кирәк.

Тыш ~ таш «тыш» нигезе таш «минераль токым» сүзе белән бердәй булуы ихтимал. К. Чык-у. Будагов I: 736; Räsänen 1969: 466; ЭСТЯ III: 164–166; Федотов II: 243–244.

Тыш продуктив нигез: тышкары, тышкы, тышлы, тышла-у, иске тат. ташра, тышра «тышка» һ.б. Тышка чыгу тәгъбире үзенчәлекле мәгънә алганлыктан, тышкары чыгу (чыгам һ.б.) дияргә кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья