Тэтимол 2015

ТЫЧКАН, иск. сычқан, диал. (ТТДС II: 362) чышқан, себ. цыцкан «мышь» ~ башк. сысқан, кырг., к.-балк., алт. чычқан > нуг., каз., к.-калп., шор. шышкан, уйг. чичқан, чачқан, сичқан ~ угыз. сычан < бор. төрки (ДТС: 502) sïčγan id. Этимологлар (Егоров, Рясянен) бу сүзне гади генә тычкан ~ сычкан, ягъни тыч- ~ сыч- фигыленнән дип карыйлар. Ләкин бу фараз нигезләүгә мохтаҗ. Чув. шăши «тычкан» сүзенең дә ясалышы ачык түгел. Безнеңчә, тычкан < сычкан ~ як. чыңгыркан, чыңыр, чыңырыккан, эвенк. чэңирэкээн «тычкан» ← гом. төрки -қан//-ған кушымчасына беткән һәм гадәттә хайван атамалары булган сүзләрнең берсе (тәүдә *сыңырчкан булган), чаг. кырг. сары чычкан «йомран», арыс чычкан «ак ас». Һәм әд. норма итеп чышкан варианты алынса, мәдәнирәк булыр иде.

М. Кашгари (МК I: 206) бор. сыҗган «тычкан» сүзен сыҗыг ан дип тә аңлата (тик сыҗыг сүзе аңлатылмый).



Предыдущая статья            Следующая статья