Тэтимол 2015

ТЫРНАК, диал. (Тумашева 1992: 223) тыргак, тырмақ «коготь; ноготь», «зуб граблей и т.п.» < гом. кыпч., алт., уйг., чыгт. тырнақ (кырг. тырмақ) id. < бор. төрки (ДТС: 569) tïrŋaq, tïrïŋaq ~ як. тыңырах < бор. төрки *тырынғақ «тырнау коралы» ← *тырын- «тырнану; тырнак белән казыну» ← *тыр- > чув. чĕр- «тырнау» сүзеннән. К. ш. ук чув. чĕрне, як. тыңырах < тырыңах, алт. (Баскаков 1972: 259) тырғақ, алт., кырг. тырмақ, угыз. дырнак, тув. дырбақ «тырнак» (бу вариантлар барысы да икенчел). К. Тырна-у.

Дерив.: тырнаклы, тырнаксыз; тырнакла-у «тырнак белән эләктереп алу» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья