Тэтимол 2015

ТЫРМА-У «сгребать; бороздить (туповатым концом)» ~ кырг., алт. диал. тырма-, тырба-, алт. диал., як. тарба-, гом. угыз. дырма- > тув. дырба- «тырнау». Тырма-у һәм тырна-у фигыльләре тат. (һәм башк.) телләрендә генә аерымлана, бүтән телләрдә шуларның берсе генә (я тырма-, я тырна-) кулланылучан. Тырма- һәм тырна- нигезләре уртак тырың-а- сүзенә кайтып кала (ягъни алар бер-берсеннән килеп чыкмаганнар). ЭСТЯ III: 345–349 (Э.В. Севортян, безнеңчә, бу сүзләргә катнашы булмаган кайбер сүзләрне дә китерә; һәм, аның фаразынча, тырма- фигыле бор. *тыр- «тырнау, ерту» фигыленең ешайту формасыннан гыйбарәт). Федотов II: 198–199.

Дерив.: тырмал-у, тырман-у. К. Тырмаш-у.



Предыдущая статья            Следующая статья