Тэтимол 2015

ТЫРМА I«грабли; борона» > мар. (Исанбаев 1978: 38) тырма, чув. тăрма (чув. телендә бу сүз башлыча тăрмала- «тырмалау, тырмачлау» фигыленең нигезе буларак билгеле) < диал. тырмау «тырма». Бу сүз иске уйг. телендә барлыкка килгән булса кирәк, к. каз., к.-калп. тырма «тырма» ~ хәз. әд. уйг. тирма, тирна «тырма» ~ чыгт. (Радлов III: 872) тарма id. К. ш. ук кырг. тырмоо < тырмаw «кул тырмасы». К. Тырмавыч.

Дерив.: тырмалы, тырмала-у, диал. тырмачла-у «аннан-моннан һәм тупас тырмалау, ерткалау».



Предыдущая статья            Следующая статья