Тэтимол 2015

ТЫҢ II«подслушивание (разговоров на предмет гадания в новогоднюю ночь); слух» < бор. төрки (ДТС: 568) tïŋ «аваз; тың», (Радлов III: 1308) тың «чеңләү, чыңлау» – чың сүзе белән тамырдаш булса кирәк. К. ш. ук Тын, Тын-у.

Тың сүзеннән бигрәк аның дериваты тыңла-у > чув. тăнла- < гом. кыпч. тыңла-, алт., хак. тыңна- > алт., кырг., каз., башк. диал. тыңда-, кар., үзб. диал., төркм., аз. диал. диңлә-, төр. dinle- ~ бор. төрки (ДТС: 568) tïŋla- киң таралган. Севортян 1962: 24–25; Räsänen 1969: 478; ЭСТЯ III: 236.

Тың, гомумән, продуктив нигез: тыңчы «махсус тыңлаучы; шпион» (< бор. төрки tıŋčı id.); тыңчыл «күндәм» (чаг. рус. послушный).



Предыдущая статья            Следующая статья