Тэтимол 2015

ТЫН-У «затихать, успокоиться; умолкать» < гом. кыпч., уйг. диал. тын-, чув. тăн-, уйг., үзб. тин-, аз. дин-, төркм. дыын- id. ~ алт., хак., тув. тын- «сулыш алу, сулау» ~ төр. tın- «сулау авазы чыгару» < бор. төрки (Поппе 1938: 102; ДТС: 567) tın- «сулау, тын алу; ял итү; тыну, тынычлану». «Сулыш алу > тыну > ял итү» мәгъ. күчешләре киң таралган типологик күренеш. Шулай ук тын һәм тын-у сүзләре дә, һичшиксез, гомоген. Бу сүзләр белән тың сүзе дә баглы булуы бик ихтимал, к. бор. төрки (МК III: 356) ting «тын; тик». Шулай итеп, һәрхәлдә халык этимологиясе кимәлендә, тын «сулыш; тын, сүзсез; тың, тыңлану», тын-у һәм тың сүзләре бер тамырдан. Бу караштан мар. сүзләре өстәмә дәлил: тым, тың «тынычлык, тынлык». Räsänen 1969: 478; Федотов II: 193; ЭСТЯ III: 341–345.

Тын- продуктив нигез: тынык-у (тыныгу)тыныктыр-у, тыныш-у, тындыру: тынгы (→ тынгысыз һ.б.). К. Тыныч, Тыныш.



Предыдущая статья            Следующая статья