Тэтимол 2015

ТЫМЫЗЫК, диал. (ТТДС: 432) тымырсық, (ДС I: 192) тŏмарсық, тŏмарық «тихий; молчаливый; спокойный» ~ башк. (БТДҺ: 344) тымырçық, тымырһық «коры суык; томанлы, салкын» ← тымырçы-у < тŏмырçы-у «эссе яки салкын тынлык» ~ башк. диал. тымырçын, кырг. тымызын «тымызык» һ.б. ← тум, тым (чув. тăм) «җилсез суык; җилсезлек» тамырыннан, к. Тымык. Тымызык < тŏмызык < тŏмырық дип (р > з) фаразларга ярый, к. Томырык.

Тымызык сүзенең вариантлары күп булган кебек, мәгънә төсмерләре дә күп. Тик бу сүз әд. телдә актив кулланылмый.



Предыдущая статья            Следующая статья