Тэтимол 2015

ТЫЛМАЧ, диал. (Тумашева 1992: 208, 210) телмәц, тилмәц «красноречивый; толмач, переводчик» ~ кырг. тилмеч (нуг., каз., к.-калп. тилмэш), төр. dilmaç, алт. тилмäч, тилбäч, хак. тилбәс, чулым. тилбäц, уйг. тилмәҗи < *тилмәрчи id. тилмәр «телмәр, кошлар һәм чит тел сөйләмен аңлатучы» сүзеннән, к. Телмәр.

Тылмач ~ куман. тылмац варианты бор. *тылмарчы вариантыннан булса кирәк, к. як. тылбаасчыт ← бор. төрки тылмачы «тылмач» (к. Иванов 1993: 235), шунысы игътибарга лаек: уйг., ком. тилмач, к.-балк. тилманч < аз. дилмаңҗ, төркм. дилмаач «тылмач» сингармонизмга буйсынмыйлар. Димәк -мач < марч ~ манч аерым бер сүз тамыры. Чув. тăлмач, һичшиксез, татарчадан (Федотов II: 189–190).

Рус. толмач яңгырашы бор. рус. тълмачъ < бор. төрки *тылмачы сүзеннән (ъ > о). Слав.-рус. варианты Көнб. Европа телләренә дә кергән (мәс., венг. tolmács, ним. Dolmetscher һ.б.). К. ш. ук Аникин: 551 (шунда ук – әдәбият).

Тылмач – толмач тур. бик күп язылган. Э.В. Севортян (ЭСТЯ III: 233–235) бу сүзне урынсызга уйг. тилимчи «тәрҗемәче» сүзе белән чагыштыра һәм, гомумән, сүзнең чыгышын ача алмаган. Бик күпләр кебек, ул да бу сүздә -мач//-мәч аффиксын күрә, хәлбуки бу сүздәге -мач//-мәч бөтенләй үзгә мәгънәдә һәм аның чыгышы да үзгә (-мач < марч < марчы). Дилманч ~ тилманч вариантындагы -н- < -л- < -р- булырга тиеш, ягъни ул икенчел аваз. Толмач ~ тылмач сүзенең этимологиясен бор. монг. kälämürči(n) «тәрҗемәче» тирәсеннән эзләргә кирәклегенә томанлы ишарә К. Менгеста (Менгес: 147) гына табыла. К. ш. ук Федотов II: 189–190; Тимергалин: 485; Nemeth J. Die Geschicte des Wortes tolmacs Dolmetscher // Acta Orientalia VIII. s. 38; Jyrkankallio P. Zur Etymologie von russ tolmač // Studia Orientalia. XVII, № 8; Eren: 112–114.

Тылмач продуктив нигез: тылмачла-у, тылмачлы, тылмачлык (тылмачлык итү) – барысы да гади сөйләмдә.



Предыдущая статья            Следующая статья