Тэтимол 2015

ТЫКЫРЫК, тықрық, диал. тығырық «переулок; тупик» > мар. (Упымарий: 219) ты̌гы̌ры̌қ < гом. кыпч. тығырық, чыгт. (Радлов III: 1347) тиғириқ, үзб. диал., төркм. (ЎХШЛ: 86) дығырық «тыкырык; кыска урам», кар. id. ш. ук «өн», к.-балк. id., ш. ук «начар гына өй, тар йорт; ярык» ← *тықыр- < тыққы-р- «тараю, кыскару» тық «кыска, тыгыз» тамырыннан. Чув. тăкăрлăк < тат. *тықырлық «тыкырык» сүзе тықыр «тар җир» сүзе булганлыгын күрсәтсә кирәк. Гомумән – ачык түгел. Федотов II: 187 (тыгыл-у сүзе белән чагыштыра).

Диал. тықырық «арт капка» (ТТДС I: 432), тыкырык – уен төре (ТТДС II: 310) төп мәгънәдән килеп чыккан булырга тиеш.



Предыдущая статья            Следующая статья