Тэтимол 2015

ТЫЙ-У «запрещать; удержать, сдержать», диал. (ТТДС: 431) «закрыть ход» < гом. кыпч., алт. тый-, уйг., үзб. тий-, төркм. дый- һ.б. < бор. төрки (ДТС: 565–566) tïδ-, tïd- > иске уйг. тыд-, тыз- >> хак. тыс- id. < бор. *тыр-. К. чув. тыры- «дыңгычлау, төеп тыгу», тырык «бик, тыгын». М. Рясянен *тыр- тамырын чув. чар- һәм чыда-у сүзләре белән чагыштыра (Räsänen 1969: 477), ләкин бу дөрес түгел (чөнки чув. чар- < тат. чәр-, к. Чәрек, ә чыда- < чыңда-, к. Чыда-у ).

Дерив.: тыел-у, тыен-у, тыеш-у, тыйдыр-у; к. Тыйлык-у, Тыйнак.



Предыдущая статья            Следующая статья