Тэтимол 2015

ТЫГЫЗ «тесный, плотный; тугой; туго набитый» > чув. тăкăс < гом. кыпч. тығыз, башк. тығыҙ, ком., хак., алт. тығыс, уйг., үзб. тиғиз, төркм. дықыз, төр. tıkız < бор. төрки *тықырғ, к. чув. тăвăр «тыгыз, тар», аз. тығрақ, кырг. тығырчық «тыгыз гәүдәле, базык» – сүзнең тамыры себ. (Тумашева 1992: 223; ЭСТЯ III: 339), каз., алт. һ.б. тыңқ, дыңқ «каты, ныклы, тыгыз» (к. Дыңгыч ), к. ш. ук тув. дыгыш «тыгыз», дыгыш- «тыгызлану», як. (Иванов 1993: 223–224) тыйыс, тыньыс «каты, кырыс; тыгыз» ← *тығ-, *тыңь- «тыгызлау, тыгызлану». К. Тыкырык. Räsänen 1969: 492; Федотов II: 16, 187 (чув. тăвăр «тыгыз» сүзен тар сүзе белән чагыштыруы дөрес түгел).

Дерив.: тыгызлы, тыгызсыз; тыгызлык; тыгызай-у, тыгызлан-у, тыгызлаш-у, чув. тăкăскă «тыгыз, тупа» < тат. тыгызгы сүзе булганлыгын күрсәтә.



Предыдущая статья            Следующая статья