Тэтимол 2015

ТҮРӘ «чиновник, начальник», иск. «судья», диал. (Тумашева 1992: 221) «старший брат мужа» > чув. түре, мар. тöрä, удм. тере, тöрö, тöро id., ш. ук «туйбашы» < гом. кыпч. (нуг., каз., кар.) тöрэ, кырг. тöрö «түрә» < уйг., чыгт., госм., шор. (Радлов III: 1250–1253) тöрä «принц; асылзат; патша чиновнигы»; кайбер телләрдә (к.-балк., ком., кар., бор. чыгт.) тöрä, тöрэ «суд, закон; гадәт, йола», бер төркем телләрдә (к.-калп., госм., уйг.) бу сүзнең һәр ике мәгънәсе дә очрый. Өченче мәгъ. – тув. тöре, уйг., бор. төрки (ДТС: 581) törü ~ гом. монг. тöрö «идарә, тәртип; туй тәртибе» борынгырак булса кирәк: түрә түрәче (лексик эллипсис) «закончы» мәгъ. күчеше бор. кыпч. сөйләшләрендә барлыкка килгән. А. Донук буенча (Dоnuk: 85–87), тöре сүзе бор. төрки кавеме табгачларда III г. «кагыйдә, закон» мәгъ. йөргән. К. ш. ук Будагов I: 390–391 (бик тәфсилле, түрә, түрә-ү һәм түркен сүзләре бердәй нигездән булса кирәк ди); Räsänen 1969: 495; Номинханов 1975: 119–120; Федотов II: 263–264 (тәфсилле).

Дерив.: түрәлек, түрәлән-ү. Туй йолаларында түрә, түрәлә-ү, түрәле тур. ЗДС: 666.



Предыдущая статья            Следующая статья