Тэтимол 2015

ТҮР IIдиал. «орнамент, бордюр верхней кромки стен» > мар. түр, тĕр, чув. тĕр, тĕрĕ «чигеш, үрнәк, бизәк» < гом. кыпч. (каз., кырг., алт.) түр id. ~ каз. (Будагов I: 387) түвер, түр «чигешле баш киеме». Тат. түwер булган. Чаг. Тур, Турла-у. Räsänen 1969: 506; Номинханов 1975: 261 (каз., кырг. түр сүзен калм., монг. дүр, дүри «йөз, кыяфәт, форма» белән чагыштыра), Федотов II: 219 (бөтенләй урынсыз рәвештә тирәк һәм тур «челтәр» сүзләре белән чагыштыра).

Дерив.: түрлә-ү «диварларны бизәү», түрләмә «дивар чаршавы» һ.б. (ТТДС I: 150 бу сүзләрне түр I сүзенә нисбәт итә, ягъни «түр башына эленгән бизәкле тукыма» булып чыга).



Предыдущая статья            Следующая статья