Тэтимол 2015

ТҮПЕР, түбер (ТТДС: 288–289) «остатки, очёски, жмых; спитая заварка и т.п.» ~ башк. (БТДҺ: 324, 342) төбөр, түпер «мамык калдыгы; түпрә; камыл; түмгәк; агач төбе» (бу соңгы мәгъ. – төп сүзе тәэсирендә), түпер «дебет калдыгы; түпрә», каз. түбiр, к.-калп. түбир «камыл; төп; тамыр». К. Түпрә, Чүпрә, Чүпрәк. Себер сөйләшләрендә еш кына бер үк авылда түбер ~ түпер ~ чүпер «түпер», шуннан түберәк ~ түперәк ~ цүперәк ~ цеперәк «чүпрәк» дип сөйләшәләр (к. Баязитова 2001: 163–166). Түпер ~ түбер ~ чүпер ~ чүбер вариантлары бор. төрки шивәләрнең Себер сөйләшләре шикеллесендә барлыкка килеп, төрле вариантларда бүтән төрки телләрдә карарлашкан булып чыга. Ошбу факт себ. тат. сөйләшләре иң бор. төрки телләргә якын дигән фикергә илтә. Бүтән хәз. төрки телләрдән т ~ ч тәңгәллегенең еш очравы чув. телендә күзәтелә.



Предыдущая статья            Следующая статья