ТҮҢ (Тумашева 1992: 220; ЗДС: 639, 645, 657, 665) тоң, төң, туң «холм; кочка; комель (рубленого топором ствола)», түң ш. ук «түгәрәк савыт төбе», «төп як»; төрки телләрдә иң продуктив характерлы тамыр булса кирәк, аның монг. һәм фин-угор. телләрендә дә параллельләре бар. Әлбәттә, мондый тамырның фигыль коррелянты да билгеле. К. тат. телендә генә: Бу сүзләрнең веляр вариантылары азрак, без аларны санап тормадык. Ш. ук гом. төрки параллельләрен дә санамадык. Бу сүзләр охшаш тамырлар һәм нигезләр (алар бихисап) белән тәэсирләшеп контаминацияләргә кергәннәр. К. түбәндәгеләрне.  |