ТҮНТӘР-Ү, түңтәр-ү, түңгер-ү  «опрокинуть», «ставить вверх дном; перевернуть, свергнуть» ~ добр. tönter- id. << гом. төрки, алт., чыгт. тöңтäр-, хак. түңдер-, бор. монг. (Поппе 1938: 339) tünger-, бор. төрки (ДТС: 580) töŋdär- id. ← түн-, түң- < тöн-, тöң- (аның «әйләнеп төшү» мәгънәсеннән, к. чув. түн- «әйләнеп төшү, түңкәрелү» → түнтер- «аудару, мәтәлдерү, дөмектерү»). К. ш. ук госм. дöндäр-, аз. дöндәр- һ.б. «түнтәрү». Чаг. Түңкәр-ү , к. Түң.  ЭСТЯ III: 276. Түнтәр-  продуктив нигез: түнтәрел-ү  (шуннан түнтәрелеш  «кискен барылыш»), түнтәрен-ү  «котыру» мәгъ., түнтәреш-ү, түнтәреш  һ.б. Түнтәр  (диал.) «кире як, чүрә, тискәре» ← түнтәрлә-ү  «аударып ташлау» сүзләрендә кире сүз ясалыш күзәтелсә кирәк, ягъни фигыль нигезе (-тар//-тәр кушымчасына беткән йөкл. юн. формасы) соңыннан исемгә әверелгән.  |