Тэтимол 2015

ТҮМГӘК «пень (замшелый, старый); кочка» имеет много вариаций с едва уловимыми смысловыми особенностями (ДС II: 79, 80; ДС III: 54, 169; ТТДС I: 122; БТДҺ: 81–83, 341–342) гөмбәк, дүмгәк, дүңгәк, түңгәк, түңкәк һ.б. ~ каз. дöңбек, дĕңгәк, дiңгек, ком. тёңгек, алт. тöңкöк, төр. tömbek һ.б. «түмгәк; бүлтә, тумпа, кабарынкы» ~ чув. (Сергеев 1971: 129) тумхах, тунках, тăмхах, тонкак, тонхак һ.б. «түмгәк», төр. tümsek «калкулык; түмгәк». Сүзнең морфологик составы буенча хөкем йөрткәндә, *тöм-, *тöң- яки тöң онопоэтик тамырыннан ясалган тöңкä-, тöңүкä-, тöмүкä- «тумпаеп тору» фигыленнән; тöм- фигыленнән дигән фараз файдасына тат. диал. дөмгәк «сазлык» шәһадәт итә. К. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 213–220) түң, туң, тоң «сазлык эчендә калку җир; түмгәк, түмгәклек» ~ алт., хак. тöң, тоң, каз., кырг., уйг., бор. төрки (Радлов III: 1731–1732) дöң «кечкенә калкулык» ~ чув. тĕм, тĕмĕ «түмгәк» һ.б. барча телләрдә була торган тум//том, тумб//томб, тумбул//томбыл ономопоэтик тамырыннан, к. Тумпа. ЭСТЯ III: 279–281; Федотов II: 215, 245 (бу китапларда аңлатмалар биредәгедән тәфсиллерәк).

Дерив.: түмгәкле, түмгәксез; түмгәклек; түмгәклән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья