Тэтимол 2015

ТҮЛӘ-Ү «платить, уплатить» > чув., мар. түле- < гом. кыпч., алт., хак., чыгт., уйг., тув. һ.б. (Радлов III: 1260–1261) тöлэ-, алт., кырг. тöлö- ~ монг. тöлү- бор. төрки (шор телендә сакланган, к. Радлов III: 1260) тöл «түләк (рус. “уплата”)» сүзеннән (тöл-ä-), к. бор. төрки (ДТС: 579) tölä- «түләү», töläč «бәясең, чыгымын һ.б. түләү». Тöл тамыры гом. төрки түл < тöл < тööл (к. Түл ) сүзе белән бердәй булуы бик ихтимал, к. бор. төрки tölä- «бәрәнләү, бәрән бирү», к. тат. диал. (ТТДС I: 448) түлә-ү < түллә-ү «балалау, бала табу». Икенче яктан, чув. тĕвĕле- «төенләү, түләү» сүзе бор. гадәтне – бурыч билгесе итеп киндерәне һ.б. төйнәп куюны хәтерләтә. Ихтимал, тöл < *тöгүл «төен, түл төене» сүзеннәндер. Räsänen 1969: 504; Федотов II: 261.

Дерив.: түлән-ү, түләш-ү, түләт-ү. К. Түләк I.



Предыдущая статья            Следующая статья