Тэтимол 2015

ТҮЛ, диал. (ТТДС I: 448) түлĕ «готовность быть оплодотворённым или оплодотворять; растущие яйца в утробе курицы» < гом. кыпч. (Радлов III: 1260) алт., хак., тув., уйг., чыгт. тöл, бор. төрки (ДТС: 579) töl, tööl «үрчүчәнлек; яшь буын; туар; чага; балалау чоры», угыз. дöл «түл; балалау, бала табу (хайванат тур.), токым; җенси органнар һ.б.ш.» (к. ЭСТЯ III: 274–276) ~ монг. тööл «еллык үрчем» > бур. түл id. Бу сүзнең тöш ~ дöш дигән варианты да бар. Гомумән, бәхәсле сүз (к. Räsänen 1969: 493; Федотов II: 261; Мухамедова 1973: 173), тат. түлĕ ~ мар. түлö, к.-балк. тёлю «түл» варианты борынгырак вариант булырга мөмкин. Чаг. Түлә-ү.

Түл продуктив нигез: түл-ле «күп балалы, бала табучан» (бүдәнәдәй түлле бул – килен төшергәндә әйтелгән теләк), түллә-ү «бала табуга әзер булу; үрчү» > чув., мар. түле- id. Чаг. Түлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья