Тэтимол 2015

ТҮЗ диал. (ТТДС I: 448; БТДҺ: 341) «место разветвления (стволов дерева); устье реки; переносица», «кочерыжка; твёрдый стебель; скелет» (Картлар сүзе – кәбестә түзе, мәкаль; түз генә калган «остался только стебелек»), «основание, пьедестал» < бор. төрки (ДТС: 582), төр. töz «тамыр, нигез; асыл» > уйг., төр., алт. (Баскаков 1972: 124) тöз, тööз, тув. дөс [дöс] хак. тöс «нигез», хак., алт. диал. тöс «берәр урынның даими рухы, шайтаны, бетмәс-үзгәрмәс субстанция» (рус телендә бу тёслар тур. зур этнографик әдәбият бар). Алтын Урдадан калган яз. ядкәрләрдә түзен «аристократия, асылзатлар; дәүләт нигезе» < бор. уйг. tözün id. (к. Räsänen 1969: 495). Гомумән түз < тööз < *тöңүз «төпләр, төплек» булса кирәк, ләкин соңрак бик абстракт «үлми торган җан, берәр затның төп рухы, заяны» мәгънәсен алган. İnаn I: 268–273 (түрә-ү сүзе белән чагыштыра).

Түз сүзеннән түзлек «умарта төре; чырак элү өчен чатлы ботак» сүзе ясалган. Себ. төрки телләрендә тöс ~ тöз бик продуктив сүзьясагыч нигез.



Предыдущая статья            Следующая статья