Тэтимол 2015

ТҮ’ГЕЛ, диал. тéгел, (миш. һәм Чүпчә татарларында – тат. теле массивының ике аерым ягында, к. ТТДС I: 454) тәгел, м.-кар. тигел «не, не является (употребляется в постпозиции)» < гом. кыпч., уйг. диал., чыгт. түгүл > к.-балк. тюйюл, тюл, куман. devül ~ бор. тат. (Максудида) дәңел, деңел, иске тат., чыгт. дәгел, дәкел, тäгил, госм. дэйил, иске угыз. тäгүл, төркм. диал. тәгил, дәйил, деел, төркм. дәәл һ.б. (к. ЭСТЯ III: 213–214). М. Кашгари аңлатуынча, бор. төрки тегүл (tegül) аргу төрки диалектындагы даағ ол, ҙаағ ол сүзеннән үзгәргән. Хәз. тюркологлар бу аңлатманы җитди дип уйламыйлар. Кононов буенча (к. аныкы Этимология слова дегил «не есть» // Советское востоковедение IV. 1949: 97–101), түгел < түгүл < дьүгүл < бор. төрки *дьоқ ол «юк бул» сүзеннән. Ләкин бу аңлатма да бигүк дәлилле түгел (ул шор., хак. диал. чогул «түгел; юк» очрагына гына нигезләнә). Г.П. Мельников исә (к. аныкы К этимологии отрицания tegül // СТ, № 4, 1970: 57–66) түгел < тэгүл сүзен бор. төрки teg- «тию» сүзенә бәйли. Безнеңчә, төп вариант тәгүл < *тәңкол бор. төрки *тэнк «буш, ноль, юк, әһәмиятсез» сүзеннән, к. Тиген, Тик, Тикмә. К. ш. ук Мухамедова 1973: 165–166.

Түгел сүзеннән түгеллек сүзе (ярдәмлек исем) ясала.



Предыдущая статья            Следующая статья