Тэтимол 2015

ТҮГӘРҮК (ТТДС II: 323) < тугарук ~ туwарук, тыwарук, тwара, туара (Хайрутдинова 1993: 95) ~ чув. тăвара, тора «творог; сырок». К. ш. ук Тура.

Бу сүз рус теленә кереп-чыгып йөргән сүзләрдән: туарук (урта белән) һичшиксез русчадан, ләкин рус сүзе (аның тварог варианты да бик билгеле) төрки телләрдән дигән фикер бар (к. Фасмер IV: 31), чаг. венг. turo «түгәрүк» тура < туара сүзенә охшаш сүзләр төрки телләрдә очраштыргаласа да, алар эзлекле бер үсеш линиясенә тезелмиләр. Ихтимал, себ. тугарлан-у «йомарлану» сүзенең тамыры *туғар эремчек йомарлагын белдергәндер (к. Түгәр ) һәм туғар- «йомарлау» фигыле булгандыр, шуннан инде *туғарығ < *туғаруғ «йомарланган (эремчек)» сүзе ясалгандыр. Ләкин моны исбатлыйсы бар.



Предыдущая статья            Следующая статья