Тэтимол 2015

ТҮГӘРӘК, диал. (Зимасов: 94) төгөрик «окружность, круг; окрестность», башк. түңәрәк, башк. диал. (БТДҺ: 340, 341) түгерик, түңерек, түмәрәк > чув. түкерек id. < гом. кыпч. тöгэрэк, кырг. тöгöрöк, каз. тöңĕрек, ком. дёгерек «түгәрәк», тув. тöгерик ~ монг., бур. тöхэриг, тöхриг «түгәрәк, әйләнә; тәңкә, тугрик (Монголиянең төп акча берәмлеге)», як. тöгүрүк, тöгүрүмтэ «түгәрәк, йомры» ← тöгүрүй-, (к. Пекарский: 26116) тöгүрүi- «тәгәрәү, аунау; әйләнү». Түгәрәк сүзенең фигыль нигезе тат. телендә дә бар: к. диал. (Balint: 126) түгәрә-ү ~ к.-балк. тёңере- «түгәрәү, түгәрәкләнү», ком. дёгере- «тәгәрәү» ~ монг. дүгрэ- «тирәли әйләнү».

Түгәрәк < тöгэрэк варианты белән рәттән тат. (Тумашева 1992: 209) тигәрәк ~ кырг. тегерек варианты да бар.

Түгәрә- фигыль нигезе аңлаешлы рәвештә түгәр (к.) < тöгэр исем нигезеннән ясалган. Тигәрәк ~ тәгәрәк исә тәгәрә-ү сүзенең контаминацион тәэсирендә килеп чыккан. Як. тöгүүр «әйләнеч, урау» (< тöгэ-wүр < *тогэ-гүр?) һәм тöкүнүй- «тәгәрәү», тöкүнүк «түгәрәк» сүзләренә караганда, аларның тамыры *тöг ~ *тöк ~ *тöкэ > *түэкä булса, шуннан *тöгэк ясалса, тöгәр тәгәр *тöгэкэр вариантлары аңлашыла кебек.

Дерив.: түгәрәкле, түгәрәксез; түгәрәклә-ү, түгәрәклән-ү; түгәрәкче («һәвәскәр оешма катнашчысы» мәгъ.); түгәрәкләп. Түп-түгәрәк < *түгәрәк-бә-түгәрәк.

Монг. тугрик < монг. тöгрöг < яз. монг. tögürig «түгәрәк; тугрик» сүзен Аникин (: 559) чув. тĕкĕр (к. Төгер ) «түгәрәк көзге» сүзе белән чагыштыра.



Предыдущая статья            Следующая статья