Тэтимол 2015

ТҮГӘР, түңәр «(правильный) круг, колесо» – Әбүлгази язмаларында махсус аңлатылган бу сүздән себ. түгәрлән-ү «тәгәрәү, йомарлану», түгәрцәк, түңәрцәк «әйләнчек» (ДС I: 184, 199; Тумашева 1992: 221) һәм башк. түгәрлән-еү «бөгәрләнү», түгәрләт-ү «тәгәрәтү», түгәрел-ү «әйләнү, уратылу» (к. БТДҺ: 340, 341) (к. ш. ук туғарлан-у «йомарлан-у», туғалак < туғарлақ «йомарлак», к. Тумашева 1992: 217) сүзләре ясалган; к. ш. ук төр. диал. döğer, döver «йомры, йомарлак» бу сүздән, төр. галиме Б. Өгәл буенча, бор. угыз кавеме tüger, döger атамасы, уртак мәгънәсе буенча «туплам» булып килә. Ахыр чиктә бу сүз tüg ~ tög «төен, төйнәү» тамырыннан (ди, к. Ögel 1993: 336–337). Ләкин, безнеңчә, түгәр < тöгер < тäwгäр < тэңгäр, к. Тәгәр. К. Түгәрәк. Чаг. Дүңгәләк, Түңкә.



Предыдущая статья            Следующая статья