Тэтимол 2015

ТҮБӘ «верхушка, вершина; крыша, макушка» > чув. түпе, мар. түвä, морд. тёбя id. < гом. кыпч. тöбэ, кырг., алт., як. тöбö, дöбö < бор. төрки (ДТС: 579–580) töbü, töpü ~ эвенк. һ.б. (ССТМЯ II: 128) дувэ, дугээ, дуэ «түбә; оч; елга башы», маньч. дубэ, дубэн «түбә, оч; елга тамагы» һ.б.

Бу сүзнең себ. (Тумашева 1992: 205) тәбә ~ кр.-тат., аз. тәпә, үзб., уйг. тепә, теппә, гом. угыз. дэпэ, дәпә «түбә, калкулык» варианты да киң таралган; гомумән, вариантлары күп, к. ЭСТЯ III: 297–299.

Тöбэ ~ тэбэ сүзе фар.-таҗ. телләре даирәсендә дә киң таралган һәм күпсанлы топонимнарда очрый. Шунлыктан бу сүзнең чыгышын-этимонын да билгеләү кыен; ö ~ э ~ ә чиратлашуыннан чыгып, төп яңгыраш *түöппä булгандыр дип фаразларга мөмкин. Будагов I: 384; Радлов III: 1269–1271; Мухамедова 1973: 163; Федотов II: 262–263.

Дерив.: түбәле, түбәсез; түбәлек; һ.б. К. Түбәгәй, Түбәтәй, Түбәлә-ү, Түбәлдәк.



Предыдущая статья            Следующая статья