Тэтимол 2015

ТУШ II(ЛТ I: 139), диал. тушы «момент, место (встречи, схождения)», «встреча» ~ алт., чыгт. (Боровков 1963: 316) туш ~ бор. төрки (ДТС: 590), фар., көрд. tuş > хак., нуг., к.-калп., як. тус, каз. тŏс, тув. душ, төркм. дууш «юнәлеш; каршы як; вакыт, момент» (кайбер сүзлекләрдә «вакыт, момент» һәм «каршы як, юнәлеш» мәгъ. омоним сүзләргә бүлеп бирелә). Тат. әд. телендә туш II сүзе XVII г. бирле (к. Хисамова 1981: 140) туш килү, туш булу һ.б. составлы фигыльләрендә генә очрый һәм шул җәһәттән дуч: дуч килү, дуч булу сүзенә бик охшаш.

Туш (исем) белән беррәттән туш- «очрау» (к. ш. ук тув. дос- «каршылау») фигыле дә бар һәм шуннан тат. (ЛТ I: 139) туш сүзе белән түш > төш «урын» һәм чув. тĕл «очрашу урыны» сүзләрен бердәй дип карыйлар. Безнеңчә, бу дөрес түгел: төш «урын; нокта» һәм туш «урын; очрашу ноктасы» сүзләрен бер тарихи-лексик берәмлек дип исәпләргә түбәндәге фактлар комачаулый: 1) бу сүзләрнең төп мәгънәләре тәңгәл булса да, мәгънә структуралары тәңгәлләшми (туш- сүзенең фигыль коррелянтында «очрашу» мәгънәсе бар, төш сүзенең андый коррелянты юк һ.б.); 2) төш сүзенең чув. тĕл тәңгәллеге бар, бу факт төш << түл сүзенең борынгылыктан бирле палаталь әйтелешен дәлилли; 3) төш һәм туш сүзләренең валентлыгы бердәй түгел (тат. туш килү, туш булу бар, әмма төш килү, төш булу һ.б. юк). Туш сүзе революциягә кадәрге әд. тат. телендә еш кулланылган: тушмасында, тушында (тушын, хәтта туш ) татар тарихчылары (Һ. Атласи һ.б.) телендә «турында» мәгъ. очрый. Будагов I: 394–395 (төш, түш һәм туш сүзләрен бергә карый); ЭСТЯ III: 304–306.



Предыдущая статья            Следующая статья