Тэтимол 2015

ТУФРАКСА, диал., себ. (Радлов III: 1233–1234) тобрақса «подволока, рассадник, завалина»; сүзнең формаль мәгъ. «туфрак савыты» (-са савыт, кием, оя атамаларын белдерә торган кушымча, к. Тупса ) ~ башк. тупрақса, – татар-башкорт даирәсендә генә. Чув. тăпрас < болг. *тŏпраһса < тат. тупрақса; мар. (Упымарий: 210, 213) тувраш, тупраш, тупырас, тувыраш «түшәм; нигез туфраксасы» > удм. (Насибуллин: 141) тупъраш «туфракса»; фонетик закончалыклар буенча тат. тупракса > болг. *тупракса, *тупраһса > чув. тăпрас [тŏпрас] > мар. тупраш > удм. тупъраш. Димәк, болгарлар бу сүзне татар (кыпчак) теленнән алганнар булып чыга. Бор. болгарларның төп торак төре – тирмәләр булган (бу хакта Ибне Фадлан да яза), туфракса исә буралы өйләргә өелә. Болгарлар туфраксаны һәм буралы торакны җирле төркиләрдән – бор. татарлардан үзләштергәннәр. Татарлар, димәк, болгарлар килгәнче үк Урта Идел регионында яшәгәннәр! Әйтергә кирәк, башкортлар да тупракса сүзен татар теленнән алганнар (югыйсә тупрақһа булыр иде).



Предыдущая статья            Следующая статья